- үгәй
- диал. с. 1. Үз кардәшең, үз каның булмаган, әмма кардәшлеккә кергән (кеше турында әйтелә) үги ата, үги бала, үги кыз, үги малай 2. күч. Чит, ят туган ил дә миңа үги икән. ҮГИ АНА ЯФРАГЫ (ҮЛӘНЕ) – Аскы яктан аксыл кытыршы, өске яктан шома булган эре салкын яфраклы, сары чәчәкле үлән үсемлек; рус. Мать-и-мачеха. ҮГИ БОТАК – Үсемлекнең кирәкмәгән урынында, кырыйга карап чыккан ботак; рус. Волчок, пасынок
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.